Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Республика көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйбыз. Барыбыз да Татарстаныбызның Россиядә иң бай төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Быелгы бәйрәм республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рухында билгеләп үтелүе белән аеруча истәлекле. Милләтләр дуслыгы һәм үзара аңлашу, туган җиргә мәхәббәт – тынычлык һәм татулыкның алшарты. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән уртак хезмәттә сабалыларның да лаеклы өлеше бар.

Киләчәктә дә һәр матур башлангычның нәтиҗә бирәчәгенә, райондашларның хезмәттә җаваплылык күрсәтәсенә ышанабыз. Татарстаныбызның тагын да югарырак үрләр яулавын, чәчәк атуын телибез. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев