Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

1 сентябрь – Белем көне

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Каникулдан соң беренче кыңгырау балаларны кабат мәктәпләргә чакыра. Төзүчеләр 1 сентябрь бәйрәмгә әйләнсен өчен быел да күп эш башкардылар. Укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен яңа энергия алды, үз алларына максатлар билгеләде. Яшь буынга белем белән бергә тәрбия дә заман югарылыгында бирелсен, яңа уку елы балаларга бары тик бәхетле минутлар генә алып килсен.

Нинди генә юллардан китсәләр дә, киләчәгебез – балалар үзләренең алдагы тормышы өчен әти-әниләре белән беррәттән мәктәпкә һәм укытучыларына рәхмәтле булачаклар. Яңа уку елы мәгарифкә куелган бурычларны хәл итүдә педагогик коллективларга иҗади уңышлар, хезмәт җиңүләре, сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев