Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да. Сезгә зур җаваплылык: районда законнарның үтәлүен һәм җәмәгать тәртибен, халык иминлеген саклау эше йөкләнгән. Алга таба да хезмәт вазифаларыгызны лаеклы дәвам итәрсез дип ышанабыз.

Полиция алдына төрле милләт вәкилләре арасында низаглар булдырмауга ирешү, ришвәтчелеккә, хокук бозуларга каршы профилактика эшен тагын да яхшырту өчен район халкы белән дә тыгыз элемтә булу бурычы тора. Сабалылар сезгә ышана, ихтирам итә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, күңел күтәренкелеге, җаваплы һәм мактаулы хезмәтегездә яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев