Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек

Әхлак ягыннан караганда, яу кырында һәлак булган соңгы солдатны табып җирләмичә, сугыш бетмәгән булып санала. Ә өмет иң соңыннан үлә. Шуңа да толлар хәбәрсез югалган ирләрен, әниләр улларын гомерләренең соңгы көннәренәчә көттеләр. Бомба чокырына күмелеп, сазлыкка батып калганнар кайта алмаса да, сугышчыларның исемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирүче документлар табыла тора. Әле Россия территориясендәге рәсми саны 31 меңннән артып киткән туганнар каберлегенә күмелгән 4 427 540 солдатның да яртысының гына исемнәре билгеле.

1966 елның 3 декабрендә Ленинград шоссесының 41 километрындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдат калдыклары күчерелеп җирләнә. Менә шул дата 2014 елдан Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә башлады. Байлар Сабасындагы мәңгелек утка да яу кырында ятып калганнар истәлеге итеп инде 8нче ел чәчәкләр куела, митинг үткә­релә. Районыбыздан сугышка киткән 8500гә якын кешенең 5 меңгә якынына туган авылына әйләнеп кайту насыйп булмый. Шуларның 927се хәбәрсез югалган булып санала.

undefined

Байлар Сабасында яшәүче Лилия Салих кызы Гайсина да әтисен сугышка озаткан көнне онытмаган. Ул вакытта аңа 4 яш тә 5 ай гына була.

“Ат арбасы артыннан, елый-елый әнигә ияреп барганым хәтердә. Әни Шәмәрдәнгә кадәр озата барды һәм 7 бала белән калды. Әти киткәч, сыерыбыз үлде. Бәрәңге дә бик вак булып үсте ул вакытта. Әни шуны безгә икешәр итеп бүлеп чыга иде. Ул бик аз була, кечкенә энемә әни үз өлешен дә бирә, үзе ничек түзгәндер. 1943 елдан соң әтидән хат булмады, хәбәрсез югалды”,–дип сөйли Лилия апа.

1939 елда Олы Кибәче авылында туган Нурзия Гомәр кызы Бәшәровага да әтиле балаларга кызыгып яшәргә язган була. “Әти” дип әйтә алмау үзәкләрен өзә аның. Әниләре Гарифә дүрт баласын юкны бар итеп, эшкә уңганлык, сабырлык сыйфатлары тәрбияләп үстерә. Хәзер сугыш чоры баласы улы Илдус гаиләсе тәрбиясендә гомер итә.

Билгесез солдат көне – ул хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү, һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Бүген хакимият, хәрби комиссариат, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре иртәнге сәгать 8дә Сабада мәң­гелек ут янына җыелды. Алар Билгесез солдат һәйкәленә Җиңү төсе – кызыл чәчәкләр салдылар. Хәтер сәгате мәктәпләрдә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев