Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Билгесез солдатка – чәчәкләр

3 нче декабрь Россиядә 8 нче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Шул уңайдан бүген иртәнге 8 сәгатьтә Сабаның Билгесез солдат һәйкәле алдындагы Мәңгелек утка, әфганчы интернационалист сугышчылар батырлыгын мәңгеләштергән монументка район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкче Марат Ишниязов, бүлек, хәрби комиссариат, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре тере чәчәкләр салдылар, каһарманнар истәлеген бер минут тынлык белән баш иеп искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев