Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

9 декабрь – Ватан геройлары көне

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.

Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.

Районыбыз Ватанга дүрт Советлар Союзы Герое – Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкировны (Завод-Нырты), Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев (Килдебәк), Габдулла Мотыйгуллинны бирде. Моннан тыш Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов (Сатыш, 1917-2003), Габделхак Галиев (Олы Нырсы, 1916-1990), Гөлбикә Кәримова, Мөдәррис Исламгалиевны үстерде. Шуларның икесе хәзерге көндә дә исән-сау. Гөлбикә Гали кызы Үзәк авылында яши, ел саен Ватан геройлары көнендә район хакимияте делегациясе тарафыннан хөрмәтләнә.

undefined

1945 елның 25 октябрендә Олыяз авылында тимер юл машинисты гаиләсендә туган Мөдәррис Абдулла улы башта Шәмәрдән станциясендә, аннары Киров өлкәсендә яши. Әнисе сугышта шәфкать туташы була. Мөдәррискә 14 яшь тулганда аны Дүшәнбе шәһәрендә яшәүче апасы үз янына алып китә. Биредә ул профтехучилищега укырга керә һәм токарь һөнәрен үзләштерә. Егет үзенең хезмәткә тәүге сукмагын «Автотрактородеталь» заводында, аннары Таҗикстанның «Сельхозтехника» остаханәләреңдә сала. Мөдәррис Абдулла улы үзе әйткәнчә, аның зур сәяхәт чоры башлана. Ул, токарь-универсал буларак, Магадан, Вятка Аланы, Полтава предприятиеләрендә эшли. Кама буенда зур төзелеш башлануын ишеткәч, 1972 елда Чаллыга килә. Ремонт-инструментлар заводын, торак йортлар, балалар бакчалары, «Гренада» киноконцерт залын һ.б. коруда катнаша. Ремонт-инструментлар заводы продукция чыгара башлагач. Мөдәррис Исламгалиев һәм аның хезмәттәше Владимир Ватагин «Алты көнлек заданиене - биш көндә!» дигән чакыру белән чыгалар. Беренче “КамАЗ”лар өчен детальләр ясауда заданиене 190-200 процентка үти. “КамАЗ”ны беренче булып җыю хокукын алу өчен барган социалистик ярыш җиңүчесе була. Аңа кадәр “КамАЗ”нын беренче чиратын сафка кертү планнарын арттырып үгәгәне өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Якташыбызга Социалистик Хезмәт Герое исеме 1977 елның 15 апрелендә бирелә. Исеме “СССРның хезмәт даны елъязмасы”на кертелә. Хәзерге көндә тормыш иптәше Зоя Викторовна белән Яр Чаллыда яши. Шәһәрнең мактаулы гражданины. “Мөдәррис кечкенәдән укырга, эшләргә ярата иде. Юрган астына качып китап укыганын да хәтерлим. Җиденче сыйныфтан ук үзендә мөстәкыйльлек тәрбияли алды. Туган ягын онытмый, Сабага ел саен кайталар”,– ди Мөдәррис турында туганнан туган апасы Гайшә ханым Миңнуллина. Ватан геройлары – районыбызның горурлыгы. Бу истәлекле көндә халыкның үз каһарманнарын хөрмәтләве бөек хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне яшь буын күңелендә яңартуга хезмәт итә.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев