9 декабрь 2021 яңалыклары
-
Өлкәннәр уролог белән очраштылар
Саба үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына район үзәк хастаханәсе урологы Фәнис Гыйлаҗетдинов чакырылган иде. Табиб ветераннарга күбрәк пенсия яшендәгеләрдә очрый торган җенес бизе аденомасы, аның килеп чыгышы, клиник билгеләре, симптоматикасы, авыруны профилактикалау, дәвалау ысуллары турында сөйләде.
-
Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар
Казанда веб-кушымталар әзерләүче аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.
-
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларга бүләкләр тапшырдылар
7 нче декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, инвалидлар декадасы кысаларында, Лесхоз бистәсе инвалидларына өйләренә барып бүләкләр тапшырдылар. Инвалидлар декадасы – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Киләчәк буыныбыз да безнең кебек кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын онытмасын иде, аларга йөрү традициясе гадәти тормышта да дәвам итсен иде дип өметләнәбез.
-
10 декабрьгә һава торышы
10 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар, җепшек кар, көндез кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көнбатыш районнарда -7..-12˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирә
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.
-
Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы "Дәррәү" этномузыка лабораториясе" проектында катнашты
Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы Татар мәдәни ресурс үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган "Дәррәү" этномузыка лабораториясе" проектында катнашты. Балалар министрлыкта булып, тавыш яздыру студиясенә киттеләр, анда ике татар халык җырын башкардылар, халык уен коралларында уйнадылар. Коллектив чыгышларының аудио һәм видеоязмалары әзерләнде. Эшкәртүдән соң этник материал төрле милләтләрнең иң яхшы коллективлары – халык җырларын башкаручылары җыентыгына кертеләчәк.
-
Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримованы котладылар
Ватан геройлары көне уңаеннан районыбыз делегациясе дә Саба районында эшләгән чорда Социалистик Хезмәт Герое исеме алган, ике районның да горурлыгы булган Гөлбикә Гали кызы Кәримованың өенә барып тәбрикләделәр. Хөрмәтләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, район ветераннар рәисе Фәнил Ильясов катнашып, әле озак еллар хөрмәтле кеше булып, имин тормышка сөенеп яшәвен теләделәр.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортында «Салават» яшьләр үзәге коллективы онлайн режимда бәйрәм концерты оештырды
8 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы уңаеннан, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында онлайн режимда «Салават» яшьләр үзәге ДБУ коллективы тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар һәм ихлас котлаулар яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәт белдерәләр, концерт программасы күңелләренә хуш килде.
-
Югары Симет укучысы Ибрахимов Ильшат гади судомодельләр арасында республикакүләм ярышларда 3 нче урынга лаек булды
5 нче декабрь көнне Балык Бистәсендә гади судомодельләр арасында республикакүләм ярышлар булып узды. Ярышларда безнең районнан Югары Симет, Олы Шыңар, Мичән, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Югары Симет укучысы Ибрахимов Ильшат “Су асты көймәләре” номинациясендә 3 нче призлы урынга лаек булды һәм Югары Симет мәктәбе командасы кубок белән бүләкләнде.
-
Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә
20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә.
-
Бүген Ватан геройлары көне уңаеннан Байлар Сабасы үзәгендәге һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар
Фоторепортаж.
-
9 декабрь – Ватан геройлары көне
Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.