Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр уролог белән очраштылар

Саба үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына район үзәк хастаханәсе урологы Фәнис Гыйлаҗетдинов чакырылган иде. Табиб ветераннарга күбрәк пенсия яшендәгеләрдә очрый торган җенес бизе аденомасы, аның килеп чыгышы, клиник билгеләре, симптоматикасы, авыруны профилактикалау, дәвалау ысуллары турында сөйләде.

undefined

Утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Әйтик, җенес бизе зурайганда велосипедта йөрү файдагамы, зыянгамы? Чөнки бу сорауга интернетта җавап төрлечә. “Велосипедта йөрү спорт бит инде. Шулай да ПСА анализы бирер алдыннан велосипедка утырудан тыелып торырга кирәк”,– дип аңлатты табиб. Ә менә телевизордан еш рекламаланган простомол, ул– үсемлектән ясалган БАД, авыруның башлангыч чорында плацебо кебегрәк кенә тәэсир итә, чир азганда аны куллану акча гына әрәм итү генә. Уролог шулай ук аденома вакытында диагноз куюның урофлоуметрия алымы турында сөйләде. “Без операция алдыннан пациентларга бу аппарат ярдәмендә тикшерү узарга тәкъдим итәбез, чөнки ул картинаны тагын да төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә”,– диде Фәнис Гыйлаҗетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев