Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирә

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.

12 млрд сумнан артык акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк. Министрлар Кабинеты киңәшмәсеннән өзек Хөкүмәтнең Telegram-каналында чыкты.

«Без бүген социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 12 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез», — дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Премьер-министр искә төшергәнчә, ноябрь ахырында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда укытучы, табиб, фәнни һәм мәдәни хезмәткәрләрнең, шулай ук башка категориягә керүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру турында җентекләп фикер алыштылар.

Премьер-министр хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан Россия лидерының йөкләмәсен үз контроленә алырга сорады. Ул Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.

«Аларның хезмәт хаклары Президент указы белән билгеләнгән параметрларга тулысынча туры килергә тиеш», — диде Мишустин.

Фото: er-duma.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев