Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

17 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле юл төзүчеләр, тармак ветераннары! Бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Фидакарь хезмәтегез районыбызның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын били. Сез моны дөрес аңлап, районыбызны заман таләпләренә җавап биргән автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшлисез. Соңгы елларда Федераль һәм республика программалары нигезендә һәм җирле бюджет хисабына яңа юллар салына, нәтиҗәдә юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра.

Шул ук вакытта халыктан җыелган үзара салымга да ел саен авыл урамнары төзекләндерелә. Бу мөһим һәм җаваплы эшләрдә «Татавтодор»ның Саба филиалы һәм «МДСУ» җәмгыяте коллективларының тырышлыгы бәяләп бетергесез. Һөнәри бәйрәм уңаеннан юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев