Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

25 гыйнвар - Халыкара Cтудентлар көне

25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә.

Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак. Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, районыбызның киләчәге. Барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Сабабыз өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торыр. Уңышлар һәм сәламәтлек юлдаш булсын сезгә!

Фото: архив/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев