Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның райондашларыбызга Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Яңа елга төбәгебезгә кайткан кунаклар! 2021 ел тарих битләренә керергә санаулы гына көннәр, сәгатьләр калды. Узып баручы 2021 елга йомгак, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. 2021 ел районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисадый үсештә ирешелгән казанышлар белән бергә, бөтендөнья буенча коронавирус пандемиясе белән дә уелып калачак. Әлеге куркыныч авыруга каршы дәүләтебез зур көрәш чаралары алып барды, әле ул һаман да дәвам итә. Әлбәттә, эпидемиологик хәлгә каршы иң нәтиҗәле чара булып вакцина гамәлгә ашырылды, прививка кадатканнар арасында аянычлы очраклар булмады.

Шунысы куанычлы, авыр вәзгыять шартларында да барлык дәүләт программалары үз көчендә калды. Быел авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен табигать шартлары уңай булмаса да, игенчеләребез үзләренә тапшырылган бурычларны зур җаваплылык белән үтәделәр, тырышлык үрнәге күрсәттеләр. Терлекләргә азык запасы туплау башка өлкәләргә барып әзерләнеп, авырлыклар бердәм рәвештә җиңелде. Ит, сөт җитештерүдә күрсәткечләребез куандырырлык. Сәнәгать, эшкәртүдә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, мәгариф, мәдәнияттә, гомумән, һәр тармакта матур күрсәткечләргә ирештек. Коллективларның бердәмлеге, максатчанлыгы нигезендә зур эшләр башкарылды, грантлар яуланды. Алга таба да шушы темпны югалтмыйча, җитешсезлекләргә нәтиҗәләр ясап, яңа уңышларга омтылып эшләрбез дип ышанам. Төзелешләргә килгәндә, киләсе 2022 елда Сабада яңа мәктәп сафка басар дип планлаштырыла. Аграр көллияттә укучылар өчен яшәү урыны да файдалануга тапшырылачак. Шулай ук социаль объектларда күләмле ремонтлар булды. 2022 елда Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында ремонт эшләре дәвам итәчәк. Шәмәрдәндә берничә район спортчылары кышкы чорда футбол белән шөгыльләнү өчен ябык манеж, Сабада «Сабацинк» заводы төзеләчәк. Технопарк төзелеше бөтен куәтенә дәвам итә. Әлбәттә, дәүләтебез ярдәменнән башка мондый колачлы эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Шул уңайдан Президентыбызга, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына районыбызның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Шунысы куанычлы, программалар 2022 елда да дәвам итәчәк.

Яңа 2022 ел республикабызда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге юнәлеш ныклы эшчәнлек, өйрәнүләр алып баруны сорый, чөнки киләчәгебезне цифрлаштырудан башка күз алдына да китереп булмый. Бу мәсьәләдә дә районыбыз алдынгы булыр дип ышанам.

Юлбарыс елы хакимлек итәргә санаулы көннәр калып барганда һәркемгә дә киләсе елга зур хыял-өметләр белән керүләрен телим. Дөньялар тыныч, табигать шартлары уңай булганда халкыбызның тырышлыгы белән куелган барлык максат-омтылышларга ирешербез дип ышанам. Яңа ел һәркемгә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле тормыш алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев