Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле райондашлар! Ветераннар, ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, булачак солдатлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.

Илебез канкойгыч вакыйгаларны күп кичерде. Ватанпәрвәрлек хисе җиребезгә куркыныч янаган саен куркусыз батырлар, каһарманнар тудырды. Без алар арасында районыбыз ир-егетләре һәм хатын-кызлары булуы белән хаклы горурланабыз. Ил язмышы хәл ителгәндә райондашларыбыз үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Бөек Ватан сугышы геройлары, локаль конфликтлар ветераннары үрнәгендә яшь буын тәрбияләнде. Ватанны саклаучылар көне – армия чыныгуы үткән барлык ир-атларның, бүген сугышчан постта торучы солдат һәм офицерларның бәйрәме. Аларның барысына да сәламәтлек, рухи ныклык, ышанычлы гаилә тылы, безнең яраткан Ватаныбыз хакына хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X