Ноябрьдә Татарстан халкы, республика Конституциясе көне булу сәбәпле, башка россиялеләргә караганда бер көнгә артыграк — барлыгы 11 көн ял итәчәк.
Федераль җитештерү календаре буенча, Россиядә ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне билгеләнгән. Аларның тугызы шимбә һәм якшәмбегә туры килә, тагын берсе — Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь).
Татарстанда исә ял көннәре күбрәк булачак. Республика халкы өстәмә рәвештә 6 ноябрьне дә ял итәчәк, чөнки ул көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәм ителә. Шулай итеп, республикада яшәүчеләрнең ноябрьдәге яллары гомуми 11 көнгә кадәр артачак.
Моннан тыш, бәйрәм алды булган 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә эш вакыты гадәттәгечә сигез сәгать урынына бер сәгатькә кыскартылачак.
Чыганак: Татар информ
Нет комментариев