Йолдызнамә — күңел ачу жанры. Карарлар кабул иткәндә шәхси кичерешләрегезгә һәм реаль вәзгыятькә таяныгыз. Традиция буенча, 25 августта зур чаралар уздырмау, низаглардан тыелып тору һәм балаларны ут янына якын китермәү киңәш ителә.
- Кучкар (21 март – 20 апрель) Туктап бераз ял итеп алыгыз. Алайса, кая йөгергәнегезне үзегез дә белмисез. Өстегезгә «атланып» йөрүчеләрне селкеп төшерсәгез дә була.
- Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Үзегезне бөтен җиһанның хуҗасы итеп хис итегез. Моңа сезнең тулысынча хакыгыз бар. Рольгә кергәч, тирә-ягыгызда тәртип урнаштырырга онытмагыз.
- Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Атна актив хәрәкәтләр өчен бик үк уңай түгел. Аның каравы уйларыгызны тәртипкә китерер, бераз үзегезне карар өчен менә дигән вакыт. Көтелмәгән сюрприз көтәргә мөмкин.
- Кысла (22 июнь – 22 июль) Сездәге оптимизм өстегезгә күтәрә алмаслык йөк салырга сәбәпче булыр. Сез аны башкарып чыгарсыз, әмма аруыгыз ихтимал.
- Арыслан (23 июль – 23 август) Кибетләргә йөрергә яратасызмы? Яратсагыз, иптәшкә үзегез белән берәрсен алыгыз да, алга! Ләкин башта бәяләрне игътибар белән карагыз.
- Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сезгә барысы да: «Максатыгызга ирешергә бер генә адым калды», — дип тәкърарлар. Әгәр барып чыкмаса, борыныгызны төшермәгез, тагын бер адым ясагыз.
-
Фото: Татар информ - Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезнең белән бәйле вакыйгалар бик үк тотрыклы булмаса да, бүгеннән ул сезнең файдага эшли башлаячак. Форсаттан файдаланып калыгыз.
- Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Бөтенесенең дә фикерен игътибар белән тыңларга һәм барыбер үзегезчә эшләргә кирәк. Шулай эшләсәгез, ялгышмассыз.
- Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь) Яңа танышыгызга карата булган беренче фикергә ышанып бетмәгез. Ул бик уңай тоелса да, ялгыш булырга мөмкин. Берникадәр вакыт күзәтегез.
- Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Нишләптер сез, үзегез өчен хәл итеп булмастай проблемалар юк, дип саныйсыз. Һәм сез хаклы, бу чынлап та шулай!
- Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сез бу арада тиз кабынып китүчән. Бәлки, үзегезгә бераз ял бирергәдер? Күңелегезгә охшаган шөгыль белән матавыкланыгыз.
- Балык (19 февраль – 20 март) Сез бик җитди рәвештә эшегезне алыштыру турында уйлыйсыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый канәгатьләндерә торган яхшырак эш килеп чыгачак.


Нет комментариев