Ай фазалары: 5-6 сентябрьдә Ай Кучкар (Рак) йолдызлыгында булачак. Бу вакытта ай кими бара, ә 11 сентябрьдә яңа ай башлана.
- Кучкар (21.03 – 20.04) Атна ахырында арганлык сизеләчәк. Эш турында онытып торырга һәм гаилә белән бергә үткәрергә киңәш ителә. Күңелегез ятмаган эшне калдырып, хыялланган шөгыльгә тотыныгыз. Зур чыгымнар булуы ихтимал, финанс операцияләрдә сак булу сорала.
- Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу көннәрдә мөһим эшләр планлаштырмау хәерлерәк. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда сак булыгыз, тупас сөйләшүләрдән тыелып торыгыз. Кемнедер йогынтысына бирелүегез бар. Гаилә һәм йорт эшләренә игътибар юнәлтү өчен яхшы вакыт.
- Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызда яңа чор башлана, уңышсызлыклар артта кала. Яңа танышулар яки элекке элемтәләрне торгызу файдалы килешүләр китерергә мөмкин. Көтелмәгән чыгымнар тынычлыгыгызны бозарга мөмкин, табигать кочагына чыгыгыз.
- Кысла (22.06 – 22.07) Низагка кермәгез, дорфа булмагыз. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен яхшы чор. Интуициягезгә таяныгыз — бүген үзегезне борчыган сорауларга җавап табу җиңелрәк булачак. Айның бу чорында (Луна в Раке) чәч кистерү сеңдерелгән күләмне югалтуга китерергә мөмкин.
- Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегезгә игътибарны арттыру сорала. Моңа кадәр калдырып торган эшкә тотына аласыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзара аңлашу. Сатып-алулар канәгатьлек хисе китерер. Туганнарыгыздан башка гына ял итү кәефегезне күтәрәчәк.
- Кыз (23.08 – 22.09) Сез тышкы кыяфәтегезгә зур игътибар бирәсез, ләкин дөрес туклану һәм сәламәтлек турында да онытмагыз. Йолдызлар шифаханәдә ял итәргә киңәш итә. Гаиләле Кызларга мәхәббәт маҗараларыннан ерак торырга кирәк.
- Үлчәү (23.09 – 22.10) Актив аралашу хәлегезне алырга мөмкин. Тормышыгызны төрлеләндерү өчен кинотеатрга барып кайтыгыз. Табигать кочагына чыгу сәламәтлеккә дә файдалы булачак. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз.
- Чаян (23.10 – 21.11) Ару-талчыгу сизсәгез, иҗат кешеләре белән аралашыгыз. Андый кешеләрдән илһам алырга мөмкин. Палаткалар белән походка чыгу күңелле студент елларын искә төшерер.
- Укчы (22.11 – 21.12) Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз. Балаларга һәм аларның шөгыльләренә игътибар бирегез. Ялларда туганнарыгызның хәлен белешергә, кунакка барырга онытмагыз.
- Кәҗәмөгез (22.12 – 19.01) Спорт - сезнең якын дустыгыз. Сентябрь аенда спортка тартылачаксыз. Финанс мәсьәләсендә бераз кыенлыклар булырга мөмкин, шуңа сак булыгыз.
- Сукояр (20.01 – 18.02) Эштә дә, өйдә дә күңелле хәбәрләр көтелә. Җитәкчегез сезнең белән горурланыр. Мәхәббәт өлкәсендәге вәзгыять тотрыксыз булып тоелачак, әмма айның икенче яртысында барысы да җайланыр.
- Балык (19.02 – 20.03) Эштә мөһим карарлар кабул итү ихтималы бар. Якыннарыгыз турында онытмагыз, кайберләре сезнең ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар көтелми.
- Йолдызнамә — күңел ачу жанры. Карарлар кабул иткәндә шәхси кичерешләрегезгә һәм реаль вәзгыятькә таяныгыз.


Нет комментариев