«Картлык шатлыкка» фонды эксперты «Балкыш» үзәгендә очрашу үткәрде
«Балкыш» социаль үзәгендә «Карау мәктәпләрен үстерү һәм тәрбияләүче туганнар бергәлеген булдыру» проектын алга җибәрү буенча эксперт Татьяна Ситарская һәм Оксана Куликова белән очрашу узды. Программа кысаларында кунаклар гаиләдә дәрес карады, милли татар бизәге төшерелгән сувенирлар ясау мастер-классында катнашты, ә ахырда фонд вәкиле проектны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр бирде.