Йолдызлар бу көнне акыл белән хис-тойгыларны тигез алып барырга һәм ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә.
- Кучкар (21 март – 20 апрель): Көндәлек мәшәкатьләр һәм документ эшләре белән мәшгуль булырсыз. Ремонт яки өйдәге вак-төяк төзәтүләр өчен уңайлы вакыт. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз.
- Үгезбозау (21 апрель – 20 май): Ял итү, отпуск планлаштыру өчен шәп чор. Эш алыштырырга теләүчеләргә уңыш елмаер. Әмма руль артында аеруча игътибарлы булыгыз.
- Игезәкләр (21 май – 21 июнь): Мөһим очрашу яки сөйләшү көтелә. Сүзләрегезне үлчәп сөйләгез, чөнки киләчәк язмышыгыз нәкъ менә бүген үзегезне ничек күрсәтүегездән торачак.
- Кысла (22 июнь – 22 июль): Игътибар үзәгендә — гаилә һәм йорт. Якыннарыгыз белән күбрәк аралашыгыз, бергәләп табигатькә чыгыгыз. Эш өлкәсендә сизелерлек үсеш бар.
- Арыслан (23 июль – 23 август): Туган көнегез чоры узса да, бәхет кояшы сезнеке. Гаиләдә мәхәббәт һәм гармония хакимлек итә. Чит кешеләрнең сүзләренә артык колак салмагыз.
- Кыз (24 август – 23 сентябрь): Иң зур теләкләрегезнең берсе тормышка ашарга мөмкин. Бүген акча мәсьәләләрен читкә куеп торыгыз һәм бераз ял итегез.
- Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь): Элеккеге таныш-белешләр белән элемтә урнаштыру файдалы булачак. Сөйгәнегезнең кечкенә кимчелекләренә күз йомып, конфликтлардан качуыгыз яхшырак.
Фото: Татар информ
- Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь): Кунаклар килүе ихтимал. Зур сатып алулар ясарга яки кредит рәсмиләштерергә уңай вакыт. Яңа проектларга курыкмыйча алыныгыз.
- Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь): Үз көчегезгә генә таяныгыз, ярдәм сорап башкаларны борчымагыз. Ял көннәренә әзерлек өчен матурлык салонына барып кайту комачау итмәс.
- Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар): Хезмәттәшләр белән фикер каршылыгы туарга мөмкин. Сабыр булыгыз һәм туклану режимына игътибар итегез.
- Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль): Бәхәсләрдән тыелып торыгыз, нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Һава торышын күзәтеп, җылырак киенегез.
- Балык (19 февраль – 20 март): Эштә яңа үрләр яулау өчен мөмкинлекләр ачыла. Берьюлы бөтенесенә тотынмагыз, бер эшне ахырына кадәр җиткерегез. Серләрегезне саклагыз.


Нет комментариев