Россиядә 1 сентябрьдән мәктәпләрдә дәрестә телефоннан файдалану тыелачак
Яңалыклар

Россиядә 1 сентябрьдән мәктәпләрдә дәрестә телефоннан файдалану тыелачак

2026 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә дәрес вакытында мобиль телефоннардан файдалану тыелачак, әмма гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч янаганда бу кагыйдәдән искәрмә ясалачак.

Россиядә мәктәп укучыларына 1 сентябрьдән дәрестә телефоннан файдалану тыелачак. Мәгариф министрлыгының мәктәп укучыларының дәрес вакытында телефоннан файдаланмаска тиешлеге күрсәтелгән боерыгы Россиядә 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Бу хакта «Татар-информ»  хәбәр итә.

Документ нигезендә, укучылар дәрестә мобиль элемтә чараларын кулланырга тиеш түгел. Яңа кагыйдәләр ел дәвамында – 2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Шул ук вакытта, боерык искәрмәләрне дә күздә тота. Укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук башка ашыгыч хәлләрдә дәрес вакытында телефоннан файдаланырга рөхсәт ителәчәк.

Телефоннарсыз уку елы
Телефоннарсыз уку елы 
Фото: Татар информ

 


Нет комментариев