2026 елда ничек ял итәбез
Быелгы календарь буенча 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, әгәр бәйрәм көне ял көненә (шимбә яки якшәмбегә) туры килсә, ул эш көненә күчерелергә тиеш. Әмма ТР «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы законы нигезендә, республика дәрәҗәсендәге бәйрәмнәргә бу кагыйдә кулланылмый. Димәк, 31 август дүшәмбе булуга карамастан, гадәти эш көне булачак.


Нет комментариев