Саба районы волонтерлары бүген район үзәгендәге штабта махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрде
Саба муниципаль районының актив халкы «Без бергә!» иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе составында махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Волонтерлар — өлкән яшьтәге апалар, яшьләр һәм мәктәп укучылары — кулга-кул тотынып, туктаусыз рәвештә маскировка челтәрләрен үрделәр. Бу мөһим кирәк-ярак фронт сызыгында хәрбиләрне дошман күзеннән һәм пилотсыз очу аппаратларыннан сакларга ярдәм итә.
«Һәр үрелгән җеп — ул безнең егетләребезнең иминлеге. Без аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез һәм мондагы эшебез белән аларга аз булса да таяныч булырга тырышабыз», — ди акциядә катнашучыларның берсе.
Маскировка челтәрләреннән тыш, штабка килүчеләр шулай ук окоп шәмнәре ясарга, оекбашлар бәйләргә һәм сугышчылар өчен җылы киемнәр әзерләргә планлаштыралар. Саба районының барлык теләүчеләрен изге эшкә кушылырга чакыралар.


Нет комментариев