Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кырмыска оясы» ясау ЫСУЛЫ

Моның өчен 1 кап сыер мае (яхшы сыер мае кирәк, маргариннан йомшак чыкмый), 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 20 процентлы каймак (каймакны 2 йомырка белән алыштырсагыз да ярый), он (күләме чама белән), 2 чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель) кирәк.

Крем: 200 грамм куертылган сөт (сгущенка, коңгырт төстәге), 100 грамм сыер мае.

 

Сыер маен эретәсе, суынгач, шуңа каймак, шикәр комы салып болгатасы. Он, көпшәкләгеч өстәп, каты гына камыр басыгыз да 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз, ярты сәгатькә морозильникка куйсагыз да була. Аннары камырны ит тарткычтан чыгарасы һәм майланган табага җәеп пешерәсе, мин угычтан чыгардым. Минем ике таба чыкты. Пешкәч, вакларга һәм крем белән болгатып (дымлы куллар белән), кырмыска оясы формасына китерергә. Крем ясау өчен сыер маен эретеп, куертылган сөт белән яхшылап болгатырга. Бу ингредиентлардан уртача зурлыктагы ике торт чыга.

Рәфилә Шәмсетдинова, Теләче.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев