Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә өлкән яшьтәге ханым һәм ир үз фатирларында янып үлгән

Янгын Ленин урамы буенча урнашкан 70нче йортның бер фатирында килеп чыга.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә өлкән яшьтәге ханым һәм ир үз фатирларында янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән янгын элемтәсенең үзәк пунктына Ленин урамы буенча урнашкан 70нче йортның бер фатирында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга 53нче бүлекнең янгын сүндерүчеләре, шәһәр газ хезмәте, электр челтәре, полиция, табиблар һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре килә.

Килгән коткаручыларны күршеләр каршы ала һәм янган фатирда кешеләр булуын әйтә. Җиденче катта урнашкан тәрәзәдән төтен чыгуы күренә. 17 кеше, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, үзләре мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә.

Янгын сүндерүчеләр махсус корал ярдәмендә ишекне ача һәм утны сүндерергә керешә. Эш барышында диванда бер кеше табыла, күпмедер вакыттан соң йокы бүлмәсендә тагын бер кеше барлыгы ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны, фатирдан алып чыгып, медицина хезмәткәрләренә тапшыра. Медицина хезмәткәрләре аларның үлгән булуын хәбәр итә. 12 минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны туктата.

Янгын аркасында 78 яшьлек хатын-кыз һәм 52 яшьлек ир-ат һәлак булган. Янгын дүрт квадрат метрлы мәйданга зыян сала.

Янгынның беренчел сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев