27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кукуруз уңышын җыеп алу буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле - исемлек
Быел кукуруз барлыгы 240,7 гектар мәйданда чәчелгән иде.
-
ВИЧ: өлкәннәр яшьләрне алыштыра
Республикада ачыкланучы ВИЧ-инфекция йоктыручыларның күбесен өлкәннәр тәшкил итә.
-
Прокуратура «Туган тел»не җырлаган студентларны җаваплылыкка тарту хәбәрен кире какты
Студентлар административ җаваплылыкка тартылмаган.
-
Тәнәфестә күкрәк умырткасын сындырган кызның әнисе: “Диананың бу мәктәптә беренче генә җәрәхәтләнүе түгел инде”
Тукай районының бер мәктәбендә укучы кыз тәнәфес вакытында күкрәк умырткасын сындырган.
-
Балыклы кабартма (рецепт)
"Әлмәт таңнары" газетасыннан балыклы кабартма рецептын тәкъдим итәбез.
-
Сабада “ИНСТРУКЦИЯДӘГЕЧӘ ЭШ ИТТЕК“
Халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 29 октябрьдә 65 ел тула. Җаваплы хезмәт башкаручыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеләнгән әлеге дата быел Сабада сак бүлеге оештырылуга 50 ел тулу белән аеруча истәлекле. 1965 елның декабренә кадәр райондагы мөһим объектлар Кукмара районара сак хезмәте карамагында була
-
Сабадагы җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан”, “Яшен” җәмгыятьләреннән көн саен 80нән артык шофер юлга кузгала.
Шуларның 24е – укучыларны мәктәпләргә йөртүчеләр, 30ы аерым рейсларга чыгучылар. Шоферларның күбесендә 2шәр-3әр автомобиль. “Әле моңарчы күбрәк “Хундай“ йөк машинасында эшләдем. Җәйдә район авыллары урамнарына вак таш, ком ташыдым. Хәзер “Фиат-Дукато” автобусына утырасы була.
-
26 октябрьдә Балалар иҗат үзәгендә районыбызның актив яшьләре катнашында "Акыллылар көрәше"дип аталган уен-бәйге узды
Фоторепортаж
-
Яшел Үзәндә ягулык салу станциясен басучылар тотылган
Алар 160 мең сумнан артык акча урлап качканнар.
-
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек кыз үлгән
Авария кичә кич Әлмәттән Тихоновка бистәсе ягына чыккан юлда була.
-
Аиша: “Әнине биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз”
Язучы, журналист, биш кыз тәрбияләп үстергән батыр ана, кыскасы, “Кызлы йорт”ның әнисе Зөлфия Мансурга 65 яшь тулды.
-
Arhiv hatlar kөtә
Rajon arhiv bүlege sabalılarnı “1941-1945 ellardagı sugısh hatları” charasında katnashırga chakıra. Bүgenge kөndә sugısh chorındagı 50dәn artık hatnıñ kүchermәse TR Milli arhivına җibәrelgәn һәm alar Tatarstan respublikası arhivları sajtına (http://tatarhivı.rf/ru/pis'ma) urnashtırılgan.
-
Дәүсоветта дәү көрәшнең башланган чагы: Татарстан Президенты мәктәп директорларын яклап чыкты
“Дәүләт Советы татар теле өчен чын мәгънәсендә көрәш башлады”, дип шаулый башлады бүген социаль челтәрләр. Беркемгә дә сер түгелдер, билгесез көчләр мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе аркылы Татарстандагы милләтара дуслыкка чөй какмакчы.Республика җитәкчелеге халыкка “коткыга бирелмәгез, бу теманы сәяси яссылыкка күчермәгез” дип кат-кат әйтә. Казан белән Мәскәүуртак тел табар дигән өмет бар. Һәрхәлдә, парламент утырышында республика җитәкчелеге шулай дип өметләндерде.
-
Мамадыш районында каты көнкүреш калдыклары полигонын талаганнар
Җинаятьчеләр эзләнелә.