Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукуруз уңышын җыеп алу буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле - исемлек

Быел кукуруз барлыгы 240,7 гектар мәйданда чәчелгән иде.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда кукуруз мәйданнарында уңыш җыю ахырына якынлашып килә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Əлмәт, Əтнә, Яңа Чишмә, Саба районнарында әлеге культураны җыю төгәлләнгән. Актаныш, Зәй, Алабуга, Баулы, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Чистай, Ютазы районнарында исә эш 90-98 процентка төгәлләнгән.

Спас районында, киресенчә, тиешле мәйданның 27 процентында гына эш башкарылган. Алексеевск, Мамадыш районнарында - 41 әр процент, Югары Осланда - 46 процент, Кама Тамагында - 51 процент, Чирмешәндә 58 процент мәйданда кукуруз уңышы җыеп алынган.
Татарстан буенча бу күрсәткеч 73 процентны тәшкил итә, ягъни 175,4 мең гектар мәйданда эш төгәлләнгән. Быел кукуруз барлыгы 240,7 гектар мәйданда чәчелгән булган.  

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев