Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәнәфестә күкрәк умырткасын сындырган кызның әнисе: “Диананың бу мәктәптә беренче генә җәрәхәтләнүе түгел инде”

Тукай районының бер мәктәбендә укучы кыз тәнәфес вакытында күкрәк умырткасын сындырган.

Хастаханә ятагына беркетелгән кызын күреп, Раилә Ильина күз яшьләрен тыя алмый. Тынычланырга теләсә дә, күз яшьләре ихтыярсыздан ага да ага. “Песиләр дә сагына сине хәтта, кызым” - дип тә әйтеп ала үзе. Инде менә бер атнадан бирле аның кызы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә ята. Кызда җитди травма: аның күкрәк умыртка сөяге сынган. Бәхетсезлек очрагы тәнәфес вакытында килеп чыга.

–Сыйныфтан чыккач, малайлар этешә-төртешә башлады. Шул шаукым белән мине дә этеп җибәрделәр, – дип искә ала Диана бу көнне “Татарстан 24” каналына. – Мин шундук аркам авыртуын тойдым. Укытучыма да бу хакта барып әйттем. Ул исә: “Миңа зарланырга кирәк түгел”, - дип кире борды. Шулай итеп, миңа игътибар итүче дә булмады. Шул рәвешле бер дәрес утырып чыктым. Аннан соң исә минем чыдарлыгым калмады, хәлем авырая башлады”.

Күңелсезлек очрагы мәктәптә килеп чыкса да, Диананың укытучысы әлеге хәлгә салкын карый. Ул кызның әти-әнисенә дә хәбәр итми, хәтта “Үзең генә кайтып җитә аласыңмы?” дип тә сорап тормый. Бары тик кызны дәресләрдән азат итеп, өенә кайтарып җибәрә.

Кызларын шундый хәлдә күргән әти-әни, билгеле, югалып кала. Хастаханәгә алып килгәч, кызга табиблар иң элек “каты бәрелгән” (ушиб) диагнозы куя. Аны ишетеп, югалып калган ата-ана әзрәк җиңел сулый. Әмма соңрак җитди диагноз ачыклана. Диананың 12нче күкрәк умыртка сөяге сынган була. Бу исә тиз арада хастаханәгә ятып, кичекмәстән, озак вакытлы дәвалану ала башларга дигән сүз.

–Бу мәктәптә кызымның беренче генә җәрәхәтләнүе түгел инде, – ди Диананың әнисе Раилә ханым. – Бишенче сыйныфта укыганда аны шулай ук баскычтан этеп төшергәннәр иде. Ул вакытта кызымның аягы сынды. Ул вакытта да берәү дә шалтыратып хәбәр итмәде.

Раилә Ильина мәктәп җитәкчелегенә кызын этеп җибәргән малайларны һәм аларның әти-әниләрен җыярга, шулай итеп, аларга аңлату эшләре үткәрергә тәкъдим иткән. Чөнки мондый хәлләр тагын кабатланырга мөмкин бит.

–Әмма мин моның белән бернигә дә ирешә алмадым, – ди Раилә ханым күз яшьләре аша. – Киресенчә, кызымнан гафу үтенәсе урынга, минем күземә карап директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары: “Нәрсә алдап торасыз, Диананың умырткалыгы түгел, бары бер умыртка сөяге генә сынган бит”, – диде. Нигә мәктәптә җаваплылык юк? Мин иртән сау-саләмәт баланы укырга җибәрәм икән, аны шулай ук сәламәт килеш каршы аласым килә.

Мәктәп администрациясе белән уртак сүзгә килә алмагач, Раилә Ильина хокук саклау органына гариза язарган мәҗбүр булган.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлекчәсе матбугат үзәге хезмәткәре Игорь Простатов, “Татарстан 24” каналына бу эшнең Тукай районы бүлекчәсендә каралуын әйтә. Нәтиҗәләр буенча процессуаль нәтиҗә чыгарылачак. Тикшерүнең якынча нәтиҗәсе инде бу атнада билгеле булырга тиеш.

Диана укыган мәктәптә исә, әлеге ситуацияне шәрехләүдән баш тарталар. Хезмәткәрләр моны директор һәм аның урынбасары урында булмау белән аңлата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев