Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә ягулык салу станциясен басучылар тотылган

Алар 160 мең сумнан артык акча урлап качканнар.

(Яшел Үзән, 26 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән прокуратурасы 38 яшьлек Александр Сергеевка (исем-фамилиясе үзгәртелде) берничә статья буенча гаепләү чыгарып, аның эшен судка җибәрде, дип яза җирле басма.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу кеше өч маддә буенча гаепләнә.

2016 елның 15 мартында иртәнге дүртләр тирәсендә Сергеев җинаять кылу нияте белән алдан әзерләнеп, Казандагы Горьковское шоссе урамындагы автозаправкага килә. АЗС операторыннан йөзен яшерер өчен битенә битлек кия, үзе белән ит чаба торган балтасын да ала.

Уйланган планын тормышка ашыру өчен физик көч кулланып, АЗС бинасына керә. Операторга тревога сигналына басарга ирек бирми. Әмма оператор бирешә торганнардан булмый, каршылык күрсәтә. Болар ызгыша башлый. Әмма шундый эшкә алдан әзерләнеп килүче җиңмичә калмый. Ул операторны егып өстенә менеп утыра һәм аңа аягына басарга ирек бирми. Әмма оператор хатын барыбер каршылык күрсәтүен дәвам итә, үзен геройларча тота, талаучының кисәтүләренә дә колак салмый. Һөҗүм итүченең балтасын күргәч кенә үзенең көчсезлеген таный.

Сергеев операторны күтәреп аягына бастыра һәм АЗСның касса аппараты янына китереп бастырып, аннан 160077 сум 34 тиен акчаны алып чыгып кача.

Шул ук Сергеев 2016 елның 23 октябрендә бер танышы белән сүз куешып, тагын бер АЗСны басарга план кора. Бу юлы алар Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 121нче чакрымында урнашкан Холдинг компаниясе автозаправкасын чамалый. Битләренә маска киеп, операторның территорияне җыештырырга чыгуын көтеп торалар. Оператор ишекне ачу белән болар АЗС эченә үтеп керә. Сергеев операторның муенына пычак терәп, аны кыйный һәм скотч белән бәйләп куя. Бу вакытта җинаятьчеләрнең икенчесе бинада акча эзли башлый. АЗС операторының өстәл тартмасында 44580 сум акча табыла.

Бу очракта операторга алардан матди зыян гына түгел, физик зыян да китерелә.

2017 елның 16 февралендә Сергеевны полицейскийлар Залесныйда эләктерә. Тоткарлану белән аны тенти башлыйлар. Нәтиҗәдә наркотиклы 1,15 грамм матдә табып алына. Аның АЗСны бергә баскан иптәше дә наркотик белән тотыла.

Икесе дә үз гаепләрен таныйлар һәм аларны кулга алып, Казан СИЗОсына алып китәләр.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев