Саба таңнары

Җаның тыныч булсын өчен, күршеңдә ана эт булмасын икән

Күршең ана эт асрамасын икән ул. Асрый калса, коймасы калайдан булмасын һәм аның астыннан этләр кереп-чыгып йөрерлек ярыгы калмасын. Йоклармын дигән ният белән мендәргә башны куюың була – каршыдагы Айдарның калай коймасы дөберди башлый. Аңыша алмадым башта, җил юк, машина узганы ишетелми, нәрсәдер дөберди инде. Бала-чагасы да юк Айдарның, үзе дә азып-тузып, тавышланып йөри торган кеше түгел.

Бу дөбердәүләргә аның ана эте сәбәпче икәнлеген соңрак кына белдем. Этләр буенча белгеч түгел мин үзем, күпмегә бер дөбердәшеп алалардыр, тик Айдарныкы янына бик еш килеп-китеп йөри тирә-күршедәге «егет» этләр. Коймасы калайдан эшләнгән, ишек янындарак эт сыярлык кына ара калган, кереп-чыгып йөргәндә сыртлары шунда тиеп, дөбердәгән тавыш чыга. Ә мин монда түбә калае купканмы, җил-давыл кузгалганмы дип уйлап ятам тагын.

Кайтып туктадым берсендә шулай, машинадан төшәргә өлгермәгән идем әле, урам буйлап теге ана эт кайтып килә. Ялгызы гына түгел, «егет»ен дә иярткән. Үзе хәтле ике булган «егет» белән шундый матур итеп сыенышып кайталар болар, гыйшык җаннар турындагы илаһи әсәрләр әлеге парга сокланудан туган диярсең! Тыныч матур төн, күктә тулган ай йөзә, юеш борыннарын бер-берсенә төртешеп, ике гыйшык эт салмак кына атлый – кем әйтмешли, бу күренешне күзәтеп, акылдан шашу гына түгел, шагыйрьгә әйләнеп, шигырь язарлык! Миннән бик ерак булмаган теге койма ярыгы турысына килеп җиткәч, туктады болар. Юеш борыннар әле һаман бер-берсеннән аерылмый. Кайбер кыргый халыклар үбешмичә, борыннарын шулай ышкышып кына ләззәтләнә, имеш, болар да шундый дулкыннарда чайкала булса кирәк. Айдарның этен әйтәм әле, бер дә үзе кебек кечкенә генә «егет»- этне ияртмәгән, чабышларда катнаша торган кебек озын аяклы, ялтырап торган кыска йонлысын эләктергән, муенында медале генә юк! Затлы токымнан, тәрбияле икәне күренеп тора – урам этенең йоны болай ялтырамый, муенсасы да булмый. Ана этләр андыйларны эләктерү җаен белә, күрәсең.

 

Озак ләззәтләнмәде болар, кыска аяклары белән терт-терт басып, Айдарныкы керү ягына борылды. Ялтыравыклы йонлы теге «егет» туктатты моны, юеш борыннар тагын бер-берсенә төртелде. «Тукта инде әзрәк», – дип пышылдар иде, сөйли белсә. «Керергә кирәк, соң бит инде», – дияр иде тегесе. «Тагын әз генә...» Кыргыйлар белмичә генә борыннарын ышкышмыйлардыр, әнә этләр дә, чайкала торгач, ләззәт дулкыны кочагына атылдылар. Кеше күрер диеш тә, оялу да юк боларда, бу хәлләрнең очраклы гына шаһиты булып, үзем оялдым. Эт мәхәббәтен күзәтеп, машина эчендә тиле кебек утыр инде. төшсәң, теге кыска йонлысы тешләр дип куркып...
Узган атнада гына сыйныфташның студент малаена фатир эзләп йөргән идек.

– Августта ук фатир табып, урнаштырып кайтып киттек, юк бит, хуҗабикәнең туганы хатыны белән талашкан икән дә, шул фатирга күченә ди, бушатырга куштылар, – дип сөйли сыйныфташ.
Йөри торгач, таптык бер фатир, бик кыйммәт тә түгел, шуны карарга киттек. Ишегалдына килеп керү белән үк, күңелгә батмады – аяк астында су белән тулган чокыр-чакырлар, өйне каплап торган зур агачлар, шыксыз гына йорт. Кереп карарга булдык, күпме килгән бит инде. Подъездга керүгә, бер әзмәвер каршы очрады. «Тәмәкең юкмы, братишка?» – ди бу. Аңардан олырак булсам да, әле «братишка» дип эндәшерлек яшь күренәм икән дип уйлап куйдым. Ике кат менгәч, тагын икесе очрады, болары бераз олырак. Янәшәдән узып киткәндә, борынга хәмер, тәмәке, одеколон бергә катышып, күңелне болгата торган ис килеп бәрелде.
Үзебезгә кирәкле катка менеп җиттек. Иелә төшеп, бер хатын-кыз ишек бикләп тора иде. Тездән шактый ук югары менгән озын балтырлы, биек нечкә үкчәле күн итекләр, кыска гына куртка, ике яклап тотсаң бармак очлары бер-берсенә тиярлек нечкә бил, иңнәргә таралып төшкән сары чәч – бу матурлыкка игътибар итмәү мөмкин түгел иде. Аяклары колактан үсә дигәннәре шулдыр инде, каршына барып басса, сыйныфташның пеләшләнә башлаган башын югарыдан гына сыйпаячак. Минем гөнаһлы күзләр әлеге сылуны хатын-кыз фигурасының эталоны итеп куярлык дип бәяләгәндә, ишеген бикләп, безгә борылды бу... Айдарның юеш борынлы этен күзәтеп илаһи әсәр тудырганда, бу йөзне күреп, илаһилыкның граммы да калмаячак, Малевичның «Кара квадрат»ын эл дә куй! Шешенгән йөз, кабарынкы, чатнаган иреннәр, салкын караш, сыланган крем гына яшереп бетерә алмаган вакытыннан иртә картайган җыерчыклы тире... Без үтеп киткәнче генә борылмый торган булса соң инде шунда, нинди матур иде арт яктан...
Безгә кирәкле фатир янәшәдәгесе булып чыкты. «Әйдә киттек, кереп тормыйк, – дим сыйныфташка, шомлы ишегалдын, азган-тузган подъездны, салмыш ир-атларны, күрше фатирдагы ямьсез йөзле хатын-кызны күз алдында тотып. Айдарның ана эте дә искә төшеп куйды шул чакта. – Булыр әле башкасы». Белә торып, 16 яшьлек малайны шунда калдырып китеп булмый бит инде, әрәм итмәсеннәр. Җаның тыныч булсын өчен, күршеңдә ана эт булмасын шул ул, кич саен калай койма дөбердәмәсен. Ботфортлар мондый шыксыз йортларда гына түгел бит.

 

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 февраля 2018 в 11:07
    Жители Якутии передали привет Ди Каприо
  • 21 февраля 2018 в 07:40
    Айсылу Габдинова перепела Ольгу Бузову!