Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова: "Балам кимендә 5 тел белергә тиеш"

Бу көннәрдә татар телен саклап калуга кагылышлы мәсьәлә тынып тормый. Һәркем үз фикерен белдерергә, туган телебезне югалтуга кул куймау өчен көрәшергә тырыша. “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова да менә ни дип яза (үзгәртичә бирәбез

Мин Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясен тәмамладым! Алгебра,геометрия, химия,биологияне дә татарча укыдым! Татарча фикер йөртәм,татарча сөйләшәм, улым татарча ялт итеп аралаша, татар медиагруппасында эшлим!

Ләкин мин рус телен дә, инглиз телен дә шулай ук камил беләм. Эшем буенча, ике телдә сценарийлар, пресс-релизлар язырга туры килә,ике телдә алып барам.

Аңлагыз шуны, зинһар, кеше кубрәк тел белгән саен яхшырак бит, мөмкинлегем һәм вакытым булса бүгеннән үк кытай телен дә өйрәнә башлар идем әле! Алла бирса, балам кимендә 5 тел белергә тиеш.
 
Шуңа "нәрсәгә минем балама татар теле" дип әйтүче татарларга аптырыйм. Теленнән баш тарткач, "Ана"дан да баш тартырсыз, бәлки?! (Татар теле - "Ана" теле бит ул!
 
Татар теле, рус, инглиз теле кебек үк мәҗбүри рәвештә өйрәнәнелә торган фән булырга тиеш!
 
Если бы я жила в другой стране, я бы вызубрила язык этой страны так, чтобы без единого акцента свободно разговаривать на нём, ведь это круто и удобно.

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X