Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

17 гыйнварда +3 градуска кадәр булачак

Юлларда бозлавык саклана.

Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы сакланачак, вакыты белән бераз явым-төшем көтелә - юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлеккә кадәр җитәчәк.

Бүген төнлә Татарстанда һава температурасы минус 2-дән +2 градуска кадәр, Казанда минус 1-дән +1 градуска кадәр тирбәләчәк. 17-нче гыйнварда көндез республикада нульдән 4 градуска кадәр җылылык көтелә, ТР башкаласында 1-3 градуска кадәр җылы булачак.

Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев