7575 центнер кукуруз һәм 229 центнер „симәнке“: Саба игенчеләре көзне мул уңыш белән каршылый
Авыл хуҗалыгы яңалыклары

7575 центнер кукуруз һәм 229 центнер „симәнке“: Саба игенчеләре көзне мул уңыш белән каршылый

Хуҗалыкларда бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу нигездә төгәлләнде.

  Башлангыч  мәгълүматларга  караганда, район буенча гектар  уңышы  уртача  34,2 центнер тәшкил итә. Хәзерге  вакытта  кырларда кукурузны  силоска  салу һәм бөртеккә  алу бара. Соңгы   көннәрдә терлек  азыгы запасы 68830 тонна  силос белән тулыланды. “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер  хуҗалыгында 88 гектардагы кукурузны бөртеккә суктырдылар. Күләме 7575 центнер булды.

Икшермәлеләр шулай  ук көнбагышны да суктыра башладылар. Ул 200 гектар мәйдан били, уңышы әлегә 30 центнер тирәсе  тәшкил итә. Ындыр табагына 229 центнер  “симәнке”  кайткан  иде.   Хуҗалыкларда  көзге  җир эшкәртү  планы 12885 гектар тәшкил итә. Шуның  7805 гектары өстән, 5080 гектары тирәнтен эшкәртелгән.


Нет комментариев