Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

25 ноябрьдә синоптиклар буран, юеш кар һәм бозлавык фаразлый

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һава шартлары начарланганда куркынычсыз тизлек режимын сакларга кирәклеге турында искә төшерә.

25-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Синоптиклар күз күреме 1-2 км га начарлану белән буран, тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәючән җил, юеш кар һәм көчле бозлавык фаразлый.

Казанда төнлә һава температурасы -9 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3 градуска кадәр. Республикада төнлә термометр баганалары -12 градус, көнчыгышта аязган вакытта -16 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез -6 градуска кадәр булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Үз чиратында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш дип искәртә. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алда, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына йөртергә кирәк.

Җәяүлеләр юл аша, хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанганнан соң, бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренүчәнлек шартларында үзең белән яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар булырга тиеш.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев