24 ноябрь 2021 яңалыклары
-
25 ноябрьдә синоптиклар буран, юеш кар һәм бозлавык фаразлый
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һава шартлары начарланганда куркынычсыз тизлек режимын сакларга кирәклеге турында искә төшерә.
-
Шәмәрдәндә яшәүче Хәмидә Әкбәр кызы Сафиуллинага - 90 яшь
Шәмәрдәндә яшәүче Хәмидә Әкбәр кызы Сафиуллинага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлавы тапшырылды. Хәмидә Сафиуллина Алан-Елга авылында туган. Сугышта әтисе, өч абыйсы һәлак була.
-
Наркотиклы үсемлек сакласаң
Агымдагы елда районда наркотиклар белән бәйле җинаятьләр һәм административ хокук бозу очраклары арткан. Миңгерәткеч матдәләрнең таралуы кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше үтә яшерен, кыңгыр эш булса да, ахыр чиктә барыбер фаш ителә. Яисә психотроп матдәле үсемлектән тәмәке ясап тартучы ул арада үзе дә үлеп китә. Чөнки наркоманнарның картлыгы булмый.
-
Номер билгеләре укылсын
ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары ай саен полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән “Тоннель” операциясенең чираттагысы укылмый торган дәүләт номер билгеләре белән йөрүчеләрне ачыклауга багышланды. Чөнки юллардагы пычрак акланырга сәбәп түгел. Байлар Сабасының Объездная урамында 2 сәгатьтә барысы 97 автомобиль туктатылып, 27 йөртүчегә административ беркетмә төзелде.
-
“Кара билбау” – ак өметләр. Андрей Андреев дөнья чемпионы булырга хыяллана
Шәмәрдәндә яшәүче 13 яшьлек Андрей Андреев, быел исеме “Беренче канал”дан яңгырагач, илдә билгеле спортчы үсмергә әверелде. Хәзер ул Казандагы 4 нче интернат-мәктәптә VI сыйныфта укый һәм адаптив тхэквондо белән шөгыльләнә. “Тхэквондо” корейчадан тәрҗемә иткәндә “таптау, йодрык һәм юл” дигәнне аңлата. Шушы “юл” Андрейны нык ихтыярлы, тормышын эчтәлекле итә, характерын чыныктыра. Үзенә көнчыгыш спорт төрен сайлаган егет көннән-көн нәтиҗәлерәк йодрык белән сугу, аякны алга сузып һөҗүм итү алымнарын үзләштерә һәм ярышларда уңышларга ирешә.
-
Киноны “эшләп” карадык
Без кечкенә чакта авылга күчмә кино килү олысы-кечесе көтеп өчен алган зур вакыйга иде. Ул вакытта сурәт стенага эленеп куелган ак пәрдәгә төшсен өчен динамикны әйләндерергә кирәк. Шуннан соң гына ток хасил була. Әмма сәгатьләр буе динамик әйләндерү җиңел түгел. Киномеханик моның җаен яхшы белә. Гәүдәлерәк малайларның баш киемнәрен җыеп ала да, динамикны әйләндерергә куша. Бераздан аны икенчесе алыштыра. Динамикны әйләндергән малай, баш киемен алып, кино карарга кереп китә.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кичә узды
Ихтыяр һәм рух көче, авырлыкларны җиңүдә батырлык, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә, актив тормыш рәвеше алып барырга һәм үз юлларында катлаулы биеклекләрне яуларга мөмкинлек бирә. Бүген Рөстәм Нәбиев - танылган блогер. Ул тулы канлы тормыш белән яши, башкаларга ярдәм итеп, кешеләрдә соклану һәм алга барырга омтылу уята. Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире белән берлектә яшьләр өчен "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар.
-
Татарстан бизнесы 3.0 программасы буенча 3,9 млрд. сумнан артык суммага гаризалар биргән
Татарстан республикасының 177 кече һәм урта предприятиесе ФОТ 3.0 федераль программасы буенча ташламалы финанслауны җәлеп итеп банкларга мөрәҗәгать итте.
-
Остаханәләрдә чүкеч чыңы
Район игенчеләре алдында 232 трактор, 127 чәчкеч, 99 культиватор, 4050 тырма ремонтлау бурычы тора.
-
В Республике Татарстан вынесен приговор похитителям топлива из магистрального нефтепродуктопровода
Алексеевский районный суд Республики Татарстан вынес обвинительный приговор двум жителям Нурлатского района по факту повреждения магистрального нефтепродуктопровода (МНПП) Альметьевск – Нижний Новгород и хищения дизельного топлива.
-
«Ак Барс» хоккейчылары «Динамо»ны җиңде: сугышулар да, капитаннар голлары да булды
«Ак Барс» — «Динамо» матчы исәбе — 4:2.