Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Киноны “эшләп” карадык

Без кечкенә чакта авылга күчмә кино килү олысы-кечесе көтеп өчен алган зур вакыйга иде. Ул вакытта сурәт стенага эленеп куелган ак пәрдәгә төшсен өчен динамикны әйләндерергә кирәк. Шуннан соң гына ток хасил була. Әмма сәгатьләр буе динамик әйләндерү җиңел түгел. Киномеханик моның җаен яхшы белә. Гәүдәлерәк малайларның баш киемнәрен җыеп ала да, динамикны әйләндерергә куша. Бераздан аны икенчесе алыштыра. Динамикны әйләндергән малай, баш киемен алып, кино карарга кереп китә.

Соңрак механиклар керосин ягып эшләүче бер цилиндрлы мотор белән йөри башладылар. Без тавык оясыннан йомырка урлап, аны кибеткә 5 тиенгә тапшырып, шуңа кино карап кайта идек. Акча таба алмаган малайлар ширлек эшләү җаен тапты: моторны сүндерергә өйрәнделәр. Билгеле инде, фильм да өзелә, механик урамда малайларны куып йөри. Клубтагы халык “Сапожник” дип киномеханикны сүгә.

Инде киноны клубта карау заманнары узды, телевизорны ачсаң – ниндие кирәк. Хәтта сабантуйларын да “зәңгәр экран”нан гына карый башладык. Дөрес, сурәте кечкенә инде. Әмма киноны клубларда күрсәтсәләр дә, йөрүче булмас дип беләм. Кыскасы, Фатих Әмир­ханның моннан 110 ел элек язылган фантастик хи­кәясендә сурәтләнгән вакыйгалар чынга ашты. Телефоннан җир читендәге туган-тумача белән күзгә-күз карашып сөйләшәбез. Тагын нинди могҗизаи хикмәтләр күрербез, анысын бер алла белә.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев