Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Кара билбау” – ак өметләр. Андрей Андреев дөнья чемпионы булырга хыяллана

Шәмәрдәндә яшәүче 13 яшьлек Андрей Андреев, быел исеме “Беренче канал”дан яңгырагач, илдә билгеле спортчы үсмергә әверелде. Хәзер ул Казандагы 4 нче ин­тернат-мәктәптә VI сыйныфта укый һәм адаптив тхэквондо белән шөгыльләнә. “Тхэквондо” корейчадан тәр­җемә иткәндә “таптау, йодрык һәм юл” дигәнне аңлата. Шушы “юл” Андрейны нык ихтыярлы, тормышын эчтәлекле итә, характерын чыныктыра. Үзенә көнчыгыш спорт төрен сайлаган егет көннән-көн нәтиҗәлерәк йодрык белән сугу, аякны алга сузып һөҗүм итү алымнарын үзләштерә һәм ярышларда уңышларга ирешә.

undefined

Инде аның 4 медале бар. Шуның берсе – көмеше Россия чемпионатында 2нче урынны яулаган өчен бирелгән һәм ул бу уңышы белән дөнья чемпионатында катнашу хокукы алган.

“Иң зур нәтиҗәм шушы. Спорт остасы булырга, тхэквондода “Кара билбау” алырга хыялланам. Дөнья чемпионаты быел ук була”,– ди Андрей.

Дөрес, әлегә ярышлар календаренда бу хакта төгәл мәгълүмат юк, чемпионатның 2022 елга күчерелгәнлеге билгеле. Әмма Андрей өчен күнегүләр тукталмый, дәвам итә.

Инде язма башындагы “адап­тив” сүзенә игътибар итүчеләр сүзнең инвалидлар спорты турында барганлыгын аң­ла­гандыр. Хикмәт шунда, Андрей да балалар церебраль параличы диагнозы белән туган малай. Әмма авыру аның үз алдыңа максат куя белү, башкалардан калышмаска тырышу сыйфатларына һич тә зыян салмаган.

“Тхэквондо секциясенә дә үзем язылдым. Атнага ике тапкыр сишәмбе һәм пән­җешәмбе көннәрендә шөгыльләнәбез. Тренерыбыз Радик Гыйззәтуллин кеше буларак та хәлебезгә нык керә. Күнегүләр тукталса, безгә бик авыр буласын белә”,– ди Анд­рей.

Тагын да нык игътибарга лаеклырагы шунда: ул – Анд­реевлар гаиләсендә уллыкка алынган бала. Аны 2017 елда Мәскәү өлкәсендәге приюттан алып кайтканнар. Андрейның үз әтисе дә, әнисе дә юк.

“Ул хәзер безнеке инде. Үзебездә дә коляскада утыручы бала булгач, тормыш иптәшем Алия белән бер фикердә булып, тагын берне уллыкка алырга булдык. Беренче сыйныфны Шәмәрдән лицеенда укыды. Хәзер – Казанда, дүшәмбе илтеп куябыз, җомга көнне барып алабыз. Секциягә йөрү түләүсез, Андрей – бик тыныч бала, үз аягында йөри. Бер-беребезгә ияләштек. Бер дә үкенмибез”,– ди Валерей Анд­реев.

Тәрбиягә бала алган гаилә­ләрнең тормышы батырлыкка тиң, әле ул инвалид та булса, бигрәк тә. Моның өчен, мөгаен, алтын йөрәкле булырга кирәктер. Билгеле инде, гаилә җылысын бернинди приют та, интернат та алыштыра алмый. Шуңа да Андрей атна ахырында Шә­мәр­дәнгә сагынып, үз әти-әни­се янына килгән кебек кайта.

Хәзер аларның гаиләсендә дүрт бала. “Ашыгыч ярдәм”дә эшләүче Алия ханым үзе өч бала әнисе. Азатлары һәм 1нче сыйныфта укучы кызлары Элина сау-сәламәт. Кыз­ганыч, Булатларының, кул-аяклары йөрмәсә дә, зи­­һенле, башы бик әйбәт эш­ли икән. “Менә шулай яшәп ятабыз”,– ди магист­раль газ­үткәргечләрнең Шә­мәр­дән линия-производство ида­рәсендә эшләүче гаилә башлыгы. Аларга рухи нык­лык, сәламәтлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев