Остаханәләрдә чүкеч чыңы
Район игенчеләре алдында 232 трактор, 127 чәчкеч, 99 культиватор, 4050 тырма ремонтлау бурычы тора.
Соңгы вакытта хуҗалыкларның остаханәләрендә, тимерче алачыкларында металл чүкегән тавышларны еш ишетергә була. Механизаторлар кырдан кайткан техника һәм тагылма коралларны киләсе елның кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Моның шулай икәнлегенә дүшәмбе көнне “Туган як” җәмгыятенә баргач та инандык. Кем әйтмешли, Гали дә, Вәли дә үз урынында. Техника ремонты вакытында иң кирәкле кешеләр – эретеп ябыштыручы, токарь һәм тимерче. Алардан башка эш бармый.
Кәниф Сафинның токарь станогы артына килеп басканына 33 ел икән.
“Армиядән кайтуга, Сабада укыттылар да, эшли башладым. Станогым 1976 елгы. Шунда тракторларга механизаторлар сораган детальләр кырам, тегесен-монысын рестраврациялибез. Ремонтчылар соравы буенча болтлар, гайкалар һәм башка кирәкле запас частьлар ясыйбыз. Инженерлар вак-төяк детальне дә эзләп чыга башласалар, бер дә күңелле түгел. Булдыра алганны үзебез эшләп бирәбез. Заготовка гына җитсен”,– ди ул.
Автомашиналар ремонтлана торган цехта “КамАЗ”ы янында кайнашучы Илнар Мәрдановны очраттык. Хуҗалыкта июль аеннан башта амбарда эшләгән, хәзер машинага утырган.
“Тапшырулар тартмасын көйлисе бар”,– диде Мамадыш якларыннан гаиләсе белән килеп Олы Шыңардан йорт сатып алган Илнар.
Тимерче алачыгына ул көнне Олы Шыңардан Дамир Мөхәммәтов хуҗа иде. Гомеренең 42 елын “МТЗ” тракторында эшләүгә багышлаган механизатор ул. Кырда, фермада ару-талуны белми эшләгән. Инде пенсия яшенә җитсә дә, ике елдан артык хезмәттәшләренә ярдәм итешә, мичтә тимер кыздыра. Тырма тешләрен очлап кабат җыя. Тимерне кызуында суга. Әле ”Саба” җәмгыятеннән капчыгы белән тырма теше китергәннәр.
“Көнгә 10га кадәр тырма җыярга була, ватылуына карап инде. Кайвакыт рамалары да кәкрәйгән була, аларын да турайтасы бит”,– ди механизатор.
2019 елда янкорма өстәлеп реконструкцияләнгән остаханәдә барлык хезмәт шартлары да тудырылган. Утын ягып җылытыла. Пүләннәрне озак еллар комбайнда эшләгән Илфат Шәйдуллин кисеп, ярып тора.
Тагылма агрегатлар ремонты цехы аерым бинада урнашкан. Биредә Мәсгуть Фәйзуллин, Нәкыйп Маликов, Фаил Минһаҗев эшли.
“Хуҗалыкта 3 чәчкеч, 8 культиватор, 2 каток агрегаты, сукалар, 250 тырма исәпләнә. Аларны ныклап төзекләндерүгә керешкәнгә бер ай. Эшне кыш буе туктатмыйбыз. Ферма техникасы да шактый, аларны да, ватылып-нитеп китсә, ремонтчылар янына алып килергә кирәк. Эретеп ябыштыручыбыз Мәхмүт Сөләйманов бик оста куллы, ул беркеткән детальне җөеннән кубар димә. Моннан тыш 54 берәмлек машина, трактор, комбайнның да һәрберсенең, кайсының бер, кайсының өчәү, тагылма агрегатлары бар Аларның да төзеклеген күздән кичерергә кирәк. Техника ремонты март аенда төгәлләнә, аннары комбайннарга тотынабыз, техосмотрга әзерләнәбез. Остаханә мөдире Наил Садыйков иртән механизаторларга путевкалар язып чыгарудан алып, эш барышын үз контролендә тота”,– диде баш инженер Рифкать Гарипов.
Менә шулай бергә-бергә булсынга эшли кышкы чорда “Туган як” игенчеләре. Вакыт көтми.
Агрегатларны, тиешенчә ремонтлап һәм көйләп, әзерлек сызыгына куйганда гына сабанда сайрашып булачак.
“Туган як” җәмгыяте техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркын техника ремонтына әзерләү буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы борерыгы белән игълан ителгән конкурста 67 балл җыйнап 2 нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев