Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары «Динамо»ны җиңде: сугышулар да, капитаннар голлары да булды

«Ак Барс» — «Динамо» матчы исәбе — 4:2.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Риганың «Динамо» командасын җиңде. 

Уен исәбе — 4:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов командасы өчен 100нче уенын үткәрде.

Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов, көндәш команда уенчысына каты бәрелеп, аны екты. Шунда ук Михаил «Динамо» хоккейчысы Оскарс Цибульскис белән сугышып та алды. Әлеге ике уенчыга сугышканнары өчен бишәр минутлык штраф бирелде. Хөкемдарлар Михаил Глуховка көндәшенә терсәге белән бәргәне өчен тагын биш минутлык штраф билгеләде. 

Видеокабатлау караганнан соң да, хөкемдәрларның моңа кадәр кабул ителгән карары шулай ук калды. Глуховка дисциплинар штраф та бирелде, аңа уен ахырына кадәр бозга чыгу тыелды. 

Өстәвенә, «Ак Барс» мәйданга артык алтынчы уенчыны чыгарып кагыйдә бозды. Алар өчәү «Динамо»ның биш уенчысына каршы калды. Шул вакытта «Динамо» һөҗүмчесе Гинтс Мейя гол кертте, исәп ачылды (0:1).

Икенче период. Унберенче минутта исәп тигезләште, алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил кертте (1:1).

Өченче период. Җиденче минутта «Динамо» капитаны Лаурис Дарзиньш гол кертте (1:2). Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов исәпне яңадан тигезләштерде (2:2). Ундүртенче минутта алканы Казан командасы капитаны Данис Зарипов кертте (3:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Воронков исәпне 4:2 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Лучевников — Кэмпфер;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Панюков — Воронков — Булатов, Адамчук — Рукавишников;
Лукоянов — Комков — Глухов (Квартальнов), Лямкин.
«Динамо»

Гудачек (Маттссон);
Карьялайнен — Червени — Радил, Цибульскис — Фрейбергс;
Дарзиньш — Тиивола — Пуарье, Зиле — Гормли;
Шинкарук — Берзиньш — Мейя, Озолс — Алишаускас;
Бунцис — Шваненбергс — Кулда, Сотниекс.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «СКА» матчы 25 ноябрь 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев