Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Хәмидә Әкбәр кызы Сафиуллинага - 90 яшь

Шәмәрдәндә яшәүче Хәмидә Әкбәр кызы Сафиуллинага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлавы тапшырылды. Хәмидә Сафиуллина Алан-Елга авылында туган. Сугышта әтисе, өч абыйсы һәлак була.

“Тормышның ачысын-төчесен күп күрдек. Өйләрдә суык, ягарга утын, ашарга ризык юк. Сугыш чорында безне Бөгелмә шәһәренә тимер юл төзелешенә җибәрделәр. Аннан кайткач, Иштуганда урман кисеп, шул агачларны вагоннарга төяп озатып тордык. 1943 елда колхоздан Шәмәрдән ит комбинатына эшкә җибәрделәр. Үгезләр җигеп утын, печән ташыдык”, - дип искә ала Хәмидә апа.

1981 елда лаеклы ялга киткәнче ул ит комбинатында эшли. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә лаек була. Тормышка чыгып, ике малай үстерәләр. 1983 елда ике улы да вафат була. Бүгенге көндә 2 оныгы, 5 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев