Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Наркотиклы үсемлек сакласаң

Агымдагы елда районда наркотиклар белән бәйле җинаятьләр һәм административ хокук бозу очраклары арткан. Миңгерәткеч матдәләрнең таралуы кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше үтә яшерен, кыңгыр эш булса да, ахыр чиктә барыбер фаш ителә. Яисә психотроп матдәле үсемлектән тәмәке ясап тартучы ул арада үзе дә үлеп китә. Чөнки наркоманнарның картлыгы булмый.

Быел район суды киндердән марихуана ясап, аны законсыз рәвештә саклаган район авылларының берсендә яшәүче 1977 елгы Д.га карата хөкем карары чыгарды. Ул эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү төркеменә оператив хәбәр кергәннән соң, авылына Казаннан кайтышлый тоткарлана. Тикшерү вакытында аның кесәсеннән барысы өч фольгага төрелгән яшел төстәге киптерелгән үсемлек табыла. Экспертиза үткәрелгәч, аның массасы 9,3 грамм тәшкил иткән каннабис (марихуана) икәнлеген ачыклана. Д.га карата РФ Җинаять кодексының 228нче статьясы 1нче бүлеге нигезендә эш кузгатыла. Судта ул киндерне 2020 елның җәендә Казандагы йортларның берсе каршындагы агач төбендә үсеп утырган хәлдә күрүе турында сөйли. Үсемлекне йолкып авылга алып кайта, хуҗалык сараенда саклый һәм киптереп үз максаты өчен куллана. Гаебен тулысынча тануын, кылган гамәле өчен үкенүен һәм тикшерүне алып баруга булышлык итүен, шулай ук элек хөкемдә булмавын исәпкә алып, ул 20 мең сум штраф белән генә котылып калды. Җаваплылыкны авырайта торган шартлар булганда әлеге төр җинаять өчен – 3, наркотик матдә аеруча күп күләмдә табылган очракта хәтта 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Хәтәр үсемлекләр тирәсеннән ерак йөрик.

Рәдис Хәлимов, суд администраторы.

Фото: https://pixabay.com | cocoparisienne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев