Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Номер билгеләре укылсын

ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары ай саен полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән “Тоннель” операциясенең чираттагысы укылмый торган дәүләт номер билгеләре белән йөрүчеләрне ачыклауга багышланды. Чөнки юллардагы пычрак акланырга сәбәп түгел. Байлар Сабасының Объездная урамында 2 сәгатьтә барысы 97 автомобиль туктатылып, 27 йөртүчегә административ беркетмә төзелде.

Шуларның 18е номерларын юмыйча йөргәннәре өчен җаваплылыкка тартылды. Бер­сенә иминлек каешын эләктермәгән өчен дә штраф түләргә киләчәк. Шулай ОСАГО килешүе рәсмиләштермәгән – 2, правасыз килеш руль артына утырган 3 йөртүче ачыкланды. Техник төзексезлеге булган автомобильдә йөрү дә – иминлек таләпләренә туры килми торган гамәл. Шуңа карамастан, сигнал уты янмаган яки башка җитешсезлеге булган транспортта йөрүчеләр очрап тора. Операция барышында 3 автомобиль техник таләпләргә җавап бирми дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев