Бүген Татарстанның кайбер районнарында яңгыр явачак
Көндез һава температурасы +15...+20 градус булачак.
Бүген Татарстанның кайбер районнарында алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус булачак.
Фото: архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев