Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бүген Сабада көчле җил, төнлә температура - 2гә кадәр төшәчәк

Халык сынамышы:3 майда ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.

Бүген, 3 майда, Татарстанда температура фоны төшүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Татарстанда яңгыр, кар явачак, бозлавык барлыкка килүе мөмкин. Татарстанда, шул исәптән Казанда да төньяк-көнбатыш һәм төньяк җилнең көче секундына 9-14 метрдан секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк . Юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар өермәсе барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан буенча +2...+7 градус җылы, Казанда - +4...+6 градус җылы булачак. Ә Байлар Сабасында температура көндез  +3°...+4°, яңгыр.  төнлә −2°...0°, аяз булачак. Җил юнәлеше  төньяктан,  8,1 м/с тизлектә. Магнит кыры- тотрыксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев