Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бураннар тына, әмма озакка түгел

Татарстан халкы үзен соңгы атнаны Кара диңгез буенда яшәгән кебек хис итте. Чөнки республикабызга нәкъ Кара диңгездән циклон килеп, үзен хуҗа итеп күрсәтте. Машина белән йөрү түгел, җәяү дә узып булмаслык иде шәһәр урамнары, авылныкы турында сүз дә кузгатып тормыйбыз инде.

Башкала урамнарында 9-10 баллы “бөке”ләр барлыкка килде. Олы юлларда да җиңел түгел. Буа районында бер автомобильне кар тоткынлыгыннан коткарыр өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының отряды җәлеп ителгән хәтта. Карга баткан машина эчендә биш кеше өч сәгать дәвамында ярдәм көткән.


Соңгы ике көндә бер айлык нормадан артык кар яуган дип сөйләде Татарстан Гидрометеоү­зәге вәкилләре “Татар-Информ” агентлыгына җыелган журналистларга. Республиканың төрле районнарында төрлечә булган: көньякта азрак, көнчыгыш районнарда күбрәк, гомумән алганда, 128-221 процент (норма бе­лән чагыштырганда) булган кар Татарстаныбызга ишелеп төшкән дисәң дә була. Хәзер буран тынды инде, җыелган карны чистартып куйсаң да ярый. Әмма шатланырга иртәрәк әле. Бер­ничә көн­нән карлы яңа цик­лон киләчәк дип вәгъдә итә синоптиклар. Дө­рес, явым-төшем зур булмаячак.


Алдагы көннәрдәге һава температурасына килгәндә, әллә ни үзгәрешләр булмаячак дип фаразлана. “Гомумән быелгы кыш үзенең тотрыклылыгы белән аерылып тора, кискен үзгәрешләр, сикерешләр булмаячак”, – диде фараз бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина. Температура төнге сәгатьләрдә 9–14, аязган вакытта 20 градуска кадәр, ә көндезге сәгатьләрдә 2-7 градус салкын тәшкил итәчәк.


Журналистларны кышның соңгы ае нинди булачагы һәм синоптикларның язга фаразлары да кызыксындырды. Әмма, ни кызганыч, алар бернинди дә җавап ала алмадылар. “Кар-бураннар булу-булмавын һәм нинди температура көтеләчәген без әлегә әйтә алмыйбыз. Безнең хезмәтнең фаразлары, тикше­ренү­ләре бары тик алдагы ике-өч көн өчен генә. Башкача төгәл фараз биреп булмый. Ә язга килгәндә, беренче фаразларны март аенда гына әйтә алачакбыз”, – диде ТР Гидрометео­- ү­зәгенең баш инженеры Феликс Гоголь. Шулай ук Феликс Витальевич теләсә кемнең фаразларына ышанмаска, ә бары тик алар бир­гән мәгълүматка гына таянырга киңәш итте. “Башкалар исә, безнең мәгълүматка таянып, бары тик үзләренең шәхси фаразларын гына җиткерә, – дип кисәтте Гоголь. – Еш кына матбугатта КФУ профессоры Юрий Пе­реведенцевның сүз­лә­рен ките­рәләр. Әмма университетта һава торышын күзәтерлек, озак вакытлы фаразлар бирерлек җиһаз юк. Ничек итеп инде профессор бер айга, өч айга, ярты елга һава торышы нинди булуын әйтә ала? Бу – бик катлаулы эш, тәүлек әйләнәсе күзәтүләр алып барырга, анализ ясарга кирәк. Хәтта без дә андый фараз бирә алмыйбыз”.

Фото: tatar-inform/Александр Эшкинин

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев