"Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”
Уйныйм дисәң, татарның милли уен коралы калмаган, музыкаль дәресләр бирергә укытучысы юк, көй язарлык профессиональ композиторлары да бармак белән генә санарлык. “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы утырышы кысасында узган “Татарстан республикасы музыкаль сәнгатен үстерү концепциясе турында”гы ”түгәрәк өстәл”, көтмәгәндә-уйламаганда, милли мәсьәләләрдә шундый хилафлыклар барлыгын ачыклады.