"Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”
Уйныйм дисәң, татарның милли уен коралы калмаган, музыкаль дәресләр бирергә укытучысы юк, көй язарлык профессиональ композиторлары да бармак белән генә санарлык. “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы утырышы кысасында узган “Татарстан республикасы музыкаль сәнгатен үстерү концепциясе турында”гы ”түгәрәк өстәл”, көтмәгәндә-уйламаганда, милли мәсьәләләрдә шундый хилафлыклар барлыгын ачыклады.
Түгәрәк өстәл янына җыелган “ТЯГ” хәрәкәте активистлары, Дәүләт Советы депутатлары, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Казан дәүләт консерваториясе, мәдәният институты һәм башка оешма вәкилләре, үзгәртеп кору чәчәкләренең җимешләрен бүген татыйбыз, дигән фикердә. Баксаң, берни үзгәртми тагын бер-ике ел шулай яшәсәк, милли музыкасыз, уен коралларсыз һәм композиторларсыз калачакбыз икән. “Без авыр заманалар, хезмәт хаклары, салымнар турында зар елап, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә турыдан-туры бәйле мәсьәләләрдән читләшә язганбыз”, – дип сискәндереп җибәрде бирегә җыелучыларны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Чыннан да, чаң сугарлык әйберләр бар икән. Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтүенчә, республикада профессиональ композиторларга кытлык сизелә. “Алар болай да – “штучный товар”, бер композиторны үстерер өчен, ким дигәндә, 20-25 ел вакыт кирәк. Ә музыка мәктәпләрендә композиция дәресләрен факультатив рәвешендә генә үткәрү, әлеге башлангычны, гомумән, юк дәрәҗәсенә чыгара”, – диде Кәлимуллин. Баксаң, муниципалитетлар карамагында булган музыка мәктәпләренә финанслау җитеп бетми икән, шуңа да композиция дәресләре тулысынча алып барылмый. Вәзгыятьне үзгәртер өчен, әлеге мәктәпләрне республика карамагына яисә консерватория, мәдәният институты канатлары астына тапшырырга һәм әлеге дәресләрдән имтихан алуны мәҗбүри куярга тәкъдим ителде.
Шулай ук музыка дәресләрен үткәрү өчен ноталарга, партитураларга, музыкаль әсбапларга кытлык сизелә икән. Ноталар сатыла торган бер кибет тә калмаган, ә партитураларны күчереп язучы кеше юк. Шулай итеп, моннан берничә дистә ел элек иҗат ителгән әсәрләр, партитуралары булмау сәбәпле, уйналмый ята, онытыла икән. Булганнары да, таушалып, ертылып, төзәтмәләр кертелеп, юкка чыгарга мөмкин. Музыкаль китапларның тиражы чикле һәм аларны чит ил, Россия күләмендә тарату гына түгел, республика мәктәпләренә өләшү дә кыенлыклар тудыра.
Музыка мәктәпләрендә милли көйләр өйрәнү репертуары да чикле, милли уен коралларына өйрәтү гомумән диярлек каралмаган. Беренчедән, милли уен кораллары кытлыгы, икенчедән укытучылар юклыгы үз кискен ролен уйный.
Композиторлар берлеге рәисе шулай ук булган профессиональ композиторларны эшкә җәлеп итүне сорады. “Композитор үз ихтыяҗы, үз күңеле өчен генә иҗат итәргә тиеш түгел, мәдәниятнең башка өлкәләрендә грантлар формасы булган кебек, музыка иҗат итүчеләр өчен дә кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк. Композиторларның да гаиләләре, балалары бар бит, аларның да ашыйсылары килә”, – дип исбатлады бу фикерне РФның халык артисты.
Аның фикеренчә, республикада милли музыкаль башкару осталыгы культурасы уен кораллары белән бергә юкка чыкты. Татар үзенең борынгы уен коралларын оныта икән: “Гармунга карамагыз сез, ул – Германиядән килгән уен коралы, татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”, – дип ачына композитор.
Рәшит Кәлимуллин мисал итеп сазны китерде. “Башка халыклар үз милли уен коралларын саклыйлар, барлыйлар. Мин менә Хакасиядә, Тывада булдым, анда бөтенләй башка хәл. Күрше Башкортстанда инде 15 еллап 45 кешедән торган милли уен кораллары оркестры бар. Шул коралларда уйнарга өйрәтә торган факультетлары бар. Бездә юк”, – диде. Төрки халыкларда, шул исәптән казахларда да кылкубыз исемле уен коралы бар, шунда уйнарга өйрәтергә дип, алар башкортларны үзләренә чакыра, ә үзләре исә курайны үзләштергә кунакка йөри икән.
Тагын бер авырткан тема – республикабызның уен кораллары җитештерү фабрикасының юкка чыгуы. “Казан” пианиноларын, татар гармуннарын һәм алар җитештергән башка коралларны бөтен союз белә иде. Казан гармуннарын алырга Кавказ якларыннан махсус килә торган булганнар. Хәзер исә, бездән аермалы буларак, аларның үз музыкаль фабрикалары бар.
Соңгы араларда актуальлек алган милли туризмны үстерү ягыннан да ут күршеләребез бездән алда бара. Шул ук казахлар, милли уен кораллары төшерелгән шоколад, сувенирлар чыгара икән.
Республикабызның халык артисты, “Казан нуры” милли уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов коллективының фикерләре белән уртаклашты. Оркестр составына кылкубыз, саз, думбра кебек милли уен кораллары кушсак та, барыбер гармун-баяннардан, барабаннардан һәм башка заманча уен коралларыннан башка булмаячак, ди ул. Алар үзенчәлекле ямь, колорит биреп тора, яңгырауны баета, ди дирижер. Рәсим Ильясов белән ачыктан-ачык бәхәскә кермәсә дә, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова башкачарак фикердә. “Заманча һәм башка халыклар уен коралларын үз оркестрыбызга кертәбез икән, ул милли булудан туктый”, – ди. Фәнзилә ханым әйтүенчә, алар гөслә, ятаган (җидекыл) кебек милли уен коралларына яңа тормыш биргәннәр. Бүген кайбер фольклор ансамбльләре әлеге уен коралларын куллана, әмма, әлеге дә баягы, укытучылар җитми. Мәсәлән, гөслә белән янәшә арфа уен коралы катнашырга тиеш икән, әмма арфада уйнаучы да калмаган.
Казан шәһәре 18нче балалар музыка мәктәбе җитәкчесе Илзия Йөзмөхәммәтова да, укытучылар юк, дип чаң суга. “Музыка училищелары музыкантлар әзерли, әмма ул башкаручы педагог була алмый, укытучы – бөтенләй үзгә һөнәр”, – ди ул.
Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире Вадим Дулат-Алеев милләтебезнең булган музыкаль байлыгын түкми-чәчми санлы форматка күчереп, киләсе буынга тапшыру мәсьәләсенә тукталды. “XXI гасырда без әле һаман да таушалып беткән, язуы күренми башлаган ноталар, партитуралар кулланабыз. Юкка чыкканчы, аларны санлыга күчереп, интернетта урнаштырасы иде. Шул чагында бу әсбапларга кытлык кимер иде”, – ди ул. Аның әйтүенчә, әгәр интернетта “татар милли музыкасы” дип җыйсаң, бүгенге заман җырлары, клиплар пәйда була икән. Интернетта Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин һәм башка бөек композиторларыбыз әсәрләрен табу кыен, ә борынгы милли музыка турында әйтәсе дә юк.
Фикерләрне туплап барган мәдәният министры Ирада Әюпова, “түгәрәк өстәл” эшендә әйтелгәннәрнең барысы белән дә ризалашты. “Эшлисе эшләр күп әле. Иң элек авторлык хокукларын яклауны җайга салырга кирәк, әлеге җитешсезлек күп эшкә комачаулый. Музыка кораллары җитештерү фабрикасын торгызу турында да уйларга, уен коралларын ясаучыларны барларга, аларның тәҗрибәсен тупларлык укучылар булдырырга кирәк, музыка өлкәсендә эшләп килгән ике югары уку йортында да тәртип урнаштырасы бар”, – дигән фикерләр әйтте ул.
“Түгәрәк өстәл” эшен төгәлләп, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге фикерләрне тәкъдим ителгән концепциягә кертеп, проектны тулаем кабул итәргә өндәде һәм шул ук состав белән ярты елдан соң тагын очрашырга кирәклеген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев