Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Cиноптиклар яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразлый

31-нче июль көндез 24-26 градус җылы булачак.

31-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән көчле, яшенле яңгырлар явачак, боз булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектәге җил, урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген төнлә 17-19 градус җылы, иртәгә көндез - 24-26 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кич белән көчле яңгырлар явачак. Яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә уртача, көндез һәм кич белән көчле, урыны белән тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк. Урыны белән 19-24 метрга кадәр көчәю мөмкинлеге бар. Төнлә һава температурасы +14-тән +19 градуска кадәр, көндез +22-дән +27 градуска кадәр тирбәлә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев