Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгырлар һәм яшен фаразлана

Яшенле яңгыр яуганда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Иртәгә, 14 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен көтелә, ул чакта җилнең тизлеге  секундына 15-20 метрны тәшкил итәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Татарстанда 14 августта алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр, яшен фаразлана. Җил көнбатыштан исәчәк. Төнлә +10.. +15 градус, көндез +20.. +25 градус җылы булачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 15 августта республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +11.. +16, көндез +22.. +27 градус җылы булачак.

16 августта алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү куркынычы бар. Төнлә һава температурасы +11.. +16, көндез +25.. +30 градус булачак.

Фото: Татар-информ архивы

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X