13 август 2018 яңалыклары
-
Казанга Астана – Париж веломарафонында катнашучылар килде
Пилотлары белән парлап 16 күрмәүче 5 мең чакрым араны, 30 шәһәр һәм 6 илне узачак.
-
Җырчы Илназ Баһ — авылда клуб мөдире?
Җырчы Илназ Баһның Биектау районы Коркачыкта (станция) клуб мөдире булып эшләвен белә идегезме?
-
Төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз
Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз, дип әйтә халык сынамышы. Һава торышына бәйле сынамышлар да шактый күп. Мәсәлән, августның беренче атнасында тотрыклы көннәр сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә, бу айда бәс төшсә – иртә кышка ишарә, берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
-
Дилә Нигъмәтуллина һәм Алсу Әбелханова төнлә кунакханәгә койма аша сикереп керә [видео]
Кызыклы хәл турында инстаграмында Дилә Нигъмәтуллина яза. Алсу Әбелханова белән алар таксига утырып Әлмәткә барган. Артистлар бу шәһәрдә беренче татарча мюзикл төшерү процессында катнаша. Ләкин таксист, күрәсең, адашкан.
-
Татарстаннан хаҗ кылырга киткән мөселманнар Мәдинәнең изге урыннары белән танышты
Бүген биш төркем олы хаҗ гамәлләрен үтәр өчен автобусларга утырып Мәдинәдән Мәккә шәһәренә юл тота.
-
“Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафета уздырды
Эстафетада “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты.
-
Районда мөселман сабантуе узды
Фоторепортаж.
-
Ташкабак (кабачки) коймагы
Рецепт.
-
Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгырлар һәм яшен фаразлана
Яшенле яңгыр яуганда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
-
Фирдүс Тямаев нинди кызларның шоферы булып йөри?
Казанда беренче татар мюзиклы төшереләчәк. Сценарийны Марат Кәбиров язган. Мюзиклны Илшат Рәхимбай төшерәчәк. Артистлар сайланган, әмма әлегә финанслар ягы хәл ителмәгән. Әлегә фильмның тизеры әзерләнәчәк. Мюзиклның эшче исеме – “Әпипә”.
-
Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре артырга мөмкин
Доллар курсы күтәрелү сәбәпле, бәяләр 5 процентка диярлек артачак.
-
Төзүчеләр бәйрәме
Районыбызда Төзүчеләр көненә багышланган чаралар узды. Лесхозда Сабантуйлар үткәрелә торган мәйданда тармак алдынгыларын башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов котлады. (дәвамын газетабыздан укыгыз)
-
Авылда яшәүче меңнән артык хатын-кыз беренче һәм өченче балалары өчен пособие алган
Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелүче пособиене быел 2,5 хатын-кыз алыр дип фаразлана.
-
Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәле куелган мәйдан Җиңү скверы итеп төзекләндереләчәк
Диварларга Муса Җәлилнең шигырьләрен уеп язарга планлаштырыла.
-
Татарстанда иген кырларының 40 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән
Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.