Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина һәм Алсу Әбелханова төнлә кунакханәгә койма аша сикереп керә [видео]

Кызыклы хәл турында инстаграмында Дилә Нигъмәтуллина яза. Алсу Әбелханова белән алар таксига утырып Әлмәткә барган. Артистлар бу шәһәрдә беренче татарча мюзикл төшерү процессында катнаша. Ләкин таксист, күрәсең, адашкан.

Диләнең новигаторы кунакхәнәнең якында гына – 50 метрда булуын күрсәтә. Алсу Әбелханова исә кызып китеп, машинаны туктата һәм  “Җәяү генә барып җитәрбез” дип, чыгып китә.

“Барабыз, ә каршыда зууур, биек койма. Әйләнеп барсаң, тагын ярты сәгать кирәк. Алсу: «Әйдәәәә сикереп кенә чыгабыыыз”,- ди. Минем башта мең уй: ничек инде ул алай??? Ярамас!!! Ә Алсу инде менеп тә китте. Бу «исторический момент»ны видеога төшермичә калып һич тә булмый иде. Минем дә менәсе булды инде, башка вариант юк бит. Әле төнге 1дә Әлмәт уртасында койма арткылы йөргән юк иде” дип көлеп яза Дилә Нигъмәтуллина.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев