Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре артырга мөмкин

Доллар курсы күтәрелү сәбәпле, бәяләр 5 процентка диярлек артачак.

Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре доллар курсы үсүгә бәйле рәвештә артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

«Лира очсызлану нәтиҗәсендә Төркиягә юллама бәяләре арзанаймаячак. Чит ил партнерлары белән бөтен исәп-хисап долларда ясала. Долларның Россия валютасына карата кыйммәтләнүен исәпкә алып, Төркия курортларына бәяләр дә күтәрелергә мөмкин. Туроператорлар фаразлавынча, алдагы сезонда Төркиядә ял итү бәяләре хәзергедән ким дигәндә 5 процентка кыйммәтрәк булачак», - диелә Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәрендә.

Ел башыннан алып Төркия лирасы долларга карата 40 процент кыйммәтен югалткан. Узган атна ахырында лира арзанаюын дәвам иткән. 10 августта ул 14 процентка очсызланган. Бу - Төркия валютасы өчен тарихи минимум.

Лираның арзанаюы аркасында Төркиянең күп кенә отельерлары кыен хәлдә калырга мөмкин, дип фаразлый экспертлар. Аларның шактыенда валюта кредитлары бар, ягулык, көнкүреш химиясе һ.б. чыгымнар буенча исәп-хисапны валютада ясыйлар, дип искәртәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә. 

Фото: https://pixabay.com | Ben_Kerckx

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев